ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Bicotex заводына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 7 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Bicotex: «Синтетик җепләр, тукымалар һәм алардан әйберләр җитештерү. Төзелешнең икенче этабы» объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Завод Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, Первопроходцы ур., 7Б йорт адресы буенча урнашкан.

Уңай тәмамланган йомгаклау тикшерүе барышында Көнчыгыш территориаль орган хезмәткәрләре территорияне төзекләндерүне, монтажланган структуралы кабель системасын (СКС) тикшерделәр.

Объектны реконструкцияләү 2022 елның июлендә башланган. Аны төзүче – «Бикотекст» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ. Генподрядчы – «СК «Арконт» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 17 июнендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан синтетик җепләр, тукымалар һәм алардан ясалган әйберләр җитештерү буенча Bicotex төзекләндерелгән корпусына ярашлылык бәяләмәсе бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International