2022 елның 9 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
- ТР Питрәч районының Көек авылыннан төньяк – көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 29 нчы номерлы 4 катлы торак йорт (төзелешнең II чираты).
Объект төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Төзүче һәм генподрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.
Гомуми мәйданы 2045,10 кв. м булган фатирлар саны – 45.