2022 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.
Аттестация комиссиясе составында инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов, Инспекция җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, Инспекциянең Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзүне һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органы җитәкчесе Д.А. Мильгунов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, юридик бүлек җитәкчесе Л.Т. Булатова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре), бәйсез экспертлар – Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш җитештерү технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов катнашты.
«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның (07.10.2022 ел ред.) 48 ст. нигезендә граждан хезмәткәрен аттестацияләү аның ул били торган граждан хезмәте вазыйфасына туры килүен билгеләү максатларында үткәрелә.
Аттестацияләү кысаларында беренче этапта хезмәткәрләр Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә компьютер аша тестын уздылар. Икенче этап ведомствоның Большая Красная урамындагы төп офисында, 15/9 йортта узды.
Барлыгы ун кеше үзләре биләгән дәүләт хезмәте вазыйфасына туры килү-килмәве буенча аттестацияләнде. Барлык хезмәткәрләр дә аттестацияне уңышлы уздылар.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.