Татарстанда 1 млн 138 мең квадрат метр торак сафка кертелгән – еллык планның 37%

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бүгенге көндә торак төзелеше буенча еллык план 37% ка үтәлгән – 1 млн138 мең квадрат метр торак тапшырылган.

Торак төзелеше өлкәсендә алдынгылардан коммерцияле төзүчеләр: 599 мең кв. метр мәйданлы 81 күп фатирлы йорт әзер. Социаль ипотека программасы буенча 44 мең кв. метрлык 15 йорт төзелгән, шәхси торак төзелеше өлкәсендә 495 мең кв.метрга якын йорт тапшырылган.

Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программалары буенча эш алып барыла. «Торак» федераль проекты буенча эшләр 5 объект буенча алып барыла. Программаның тулаем үтәлеше 37% тәшкил итә.

«Мәгариф» тармагында быел 11 мәктәп гамәлгә ашырылачак, аларның үтәлеше 34% дип бәяләнә, һәм Казанда ике балалар бакчасы булачак. Былтырдан төзелеше алып барылучы балалар бакчасының әзерлеге 50% дип бәяләнә. Яңа бакча төзелешендә эшләр 8% ка башкарылган.

«Сәламәтлек саклау» тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП керә, алар буенча эшләр 13,5% тәшкил итә. Шулай ук 2 поликлиника буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 39% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагында 2 программа гамәлдә, алар кысаларында 7 район һәм авыл мәдәният йортлары төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Подрядчылар гомуми эш күләменең 66% башкарганнар.

Тирә-яктагы мохитне саклау чаралары 5 объектны үз эченә ала. Аларның дүртесе «Экология» илкүләм проектына керә. Әйтик, Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 56% тәшкил итә, Казанда балчык кырларын рекультивацияләү буенча – 49%, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау – 18%, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 59%. «Табигать ресурсларын яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычының Кама Тамагы штп. янындагы ярын ныгыту дәвам ителә. Хәзерге вакытта башкару 78% тәшкил итә.

Республика программалары кысаларында 6 балалар савыктыру лагере (13 процент үтәлгән), 10 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты (29 процент), 8 торак пунктларның башкарма комитетлары биналары (17 процент) төзелә. Азнакай, Актаныш һәм Апас районнарында ябык футбол манежлары төзү эшләре җәелдерелгән. Питрәч районында эшләр апрель аенда башлана. Гомуми башкару 3 процент тәшкил итә.

Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча биш республика һәм ике федераль программа гамәлгә ашырыла. Республика өлеше буенча дәүләт контрактларын төзү процессы бара, аларны апрель ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Саба районында биологик чистарту корылмаларын төзү эшләре алып барыла.

«Чиста су» федераль проекты буенча Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә – эш күләме 79% тәшкил итә. Яңа объект буенча – Тукай районы Белоус авылында челтәрләр төзү – 15% тәшкил итә.

Төзелә торган объектларны тикшерү контроль-күзәтчелек органнары белгечләре һәм үз-үзен көйләүче оешмалар көче белән алып барыла. Ел башыннан соңгылары 589 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тикшерүләргә 250 тапкыр чыккан. Дәүләт программалары объектларына заказчы ГИСУ контроль-күзәтчелек чаралары белән төзелешләргә 177 тапкыр чыга. Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган барлык 192 хокук бозу очраклары хәзерге вакытта төзәтелгән, ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International