Ольга Синчугова ТР дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасы турында» 19.11.2015 № ПУ-1111 Указы нигезендә һәм һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертү өчен 29 дәүләт хезмәткәре билгеләнде.

Капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органының 3 нче бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең 1 нче класслы киңәшчесе Ольга Николаевна Синчугова Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән электрон мактау тактасына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып аларның һөнәри казанышлары, инициативалылыгы һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга керткән шәхси өлешләре тора.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәте» бүлегендә урнаштырылган (https://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta).

Хезмәттәшебезгә чын күңелдән котлаулар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International