Буа районы Карлы авылы мәктәбендә «Цифр дәресе» узды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

2023 елның 5 апрелендә Карлы авылы, Муса Җәлил урамы, 109 йорт адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Карлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ укучылары өчен «Цифр дәресе» узды.

Башлангыч һәм өлкән сыйныфларда укучылар, шулай ук уку йорты педагоглары өчен «Цифр дәресе»н ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы урынбасары Л.З. Фатыйхов үткәрде. Спикерны 36 кеше тыңлады.

Линар Фатыйхов «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычларны тикшерәбез» дигән тема белән чыгыш ясады һәм балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ул мобиль җайланмалар өчен кибер куркыныч төрләре турында сөйләде. Ике иң киң таралган мобиль операцион системаның конкрет мисалларында ул һөҗүм итүчеләрнең мәгълүматны һәм аккаунтларны ничек урлый алулары турында аңлатты, мәгълүматны югалтудан һәм смартфонны ничек саклап булуы турында җиткерде.

Чара «Цифр дәресе» Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында уздырылды. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International