2023 елның I кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә туры килүе турында 43 ярашлылык бәяләмәсе бирелде.
Бу чорда Казанда да, Татарстанның эре шәһәрләрендә, муниципаль районнарында да Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе күзәтчелегендә шул күләмдә объектлар тапшырылды. Башкала инфраструктурасы 18 капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә яңартылган. Аннары Чаллы килә: биредә 9 яңа объект төзелгән. Лаеш муниципаль районында – 3 объект, Алабуга районында 2 объект ярашлылык турында бәяләмә алды.
«Бу елның I кварталында бирелгән проект документлары таләпләренә туры килү турындагы бәяләмәләр саны турында сөйләгәндә, торак төзелеше объектлары буенча алар 23 мәртәбә бирелде», – дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.
Яңа төзелгән торак йортлар рәтендә:
- ТР, Сарман муниципаль районы, Сарман авылы, Куйбышев ур., 88Д адресы буенча тышкы челтәрләре белән 24 фатирлы социаль ипотека йорты. Төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
- Казан шәһәренең Совет районында Г.Кутуй урамы буенча торак комплекста урнашкан 2 номерлы 396 фатирлы йорт. Төзүче – «ТСИ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.
- Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 2/10 номерлы 120 фатирлы торак йорт (I этап). Төзүче –«Комфортное жильё» ТТК.
- Лениногорск шәһәренең Яр буе урамында урнашкан, «Возрождение» ТК карый торган, биналары кертеп төзелгән 56 фатирлы йорт. Төзүче – «Жилпромстрой» ҖЧҖ.
- 161 фатирлы 18 катлы торак йорт, Зеленодольск шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 10 йорт адресы буенча урнашкан. Төзүче – «Игра Красок» МТ ҖЧҖ.
- 125 фатирлы 5 катлы торак йорт, ТР, Биектау районы, Биектау авылы, Сельхозтехника урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан. Төзүче – «Тёплый дом» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.
«Тулаем алганда, Казан һәм Татарстан территориясендә ведомство тарафыннан төрле функциональ билгеләнештәге объектлар төзелешенә һәм реконструкциясенә карата күзәтчелек алып барыла. Болар – балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган һ. б.», – дип йомгак ясады ведомство җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның I кварталында Инспекция күзәтчелегендәге 53 объект ярашлылык турында бәяләмә алган иде. Ә узган елда бирелгән бәяләмәләрнең гомуми саны 380 булды, шуларның 171е – торак төзелеше объектлары буенча.
Ярашлылык турында бәяләмәне рәсмиләштерү актыккы тикшерү турында уңай акт, башкару документларының тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән очракта гамәлгә ашырыла.