Агерҗе районында чүпне күчереп төяү станциясе төзелде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

2023 елның 3 апрелендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Елына 20 мең тоннага кадәр калдыклар кабул итү куәте булган чүп-чар йөкләү станциясе» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Ул республиканың Әгерҗе муниципаль районында урнашкан.

Чүп станциясенең эш принцибы – чүпне кертү һәм үлчеәү, чүп ташучы машинадан каты коммуналь калдыклар контейнерына күчереп бушату, металлны автомат рәвештә сайлап алып, зур габаритлы калдыкларны ваклау һәм калдыкларны мультилифтка йөкләү. Чүп эшкәртү заводына әнә шундый рәвештә җибәреләчәк.

Чүп станциясен төзүчесе – «Чиста Республика» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Экостанция» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Ядран-Строй» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта коммуналь билгеләнештәге объект файдалануга тапшыруга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International