ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советында 2013 елның 25 июненнән 52-ЗРТ номерлы “ТРның күп фатирлы йортларындагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында”гы  һәм аны тормышка ашыру турындагы ТР Законының төп положениеләренә багышланган матбугат конференциясе булды.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 14 ноябрь торышына, Татарстан Республикасында, 2, 061 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 85,9%), әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 107,5%  тәшкил итә. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада, нефт-газ, телекоммуникация, электротехник һәм электрон сәнәгать өчен инновацион карарлар эшкәртүдә алдынгы позицияләрдә торучы ЗМ халыкара җитештерү корпорациясе тарафыннан, нефть-газ сәнәгате (сыек эпоксид катлам, сыек полиуретан), пыяла микросфер, абразив тасмалар һәм дисклар, шулай ук сәнәгать клейка материаллары һәм тасмалар өчен антикоррозия саклану продуктары җитештерә торган завод нигезенә “беренче таш” салынды.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 10 ае эчендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнашкан ((https://uslugi.tatar.ru/open-gov) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар тарафыннан 9,6 мең белдерү кәгазе теркәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, кеше хокуклары буенча Татарстан Республикасындагы Вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

10
ноябрь, 2013 ел
якшәмбе
әүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 4,7 млрд. сумлык эш башкарылган, бу барлык эшнең 99,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта кичә республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министр Ирек Фәйзуллин рәислегендә, Казан шәһәрендә транспорт-күчеп утыру төеннәрен төзү соравы буенча киңәшмә булды.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Татарстанда 2013 нче елның 1 нче ноябренә 1907,1 мең кв.м торак, яки еллык планның 79,5 проценты, сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

11
май, 2012 ел
җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 майда "Алабуга" МИЗын үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, шулай ук, дәүләт  төзелеш күзәтчелек Инспекция башлыгы Василий Кудряшов та катнашты.


7
март, 2012 ел
чәршәмбе
“Торак-коммуналь хуҗалыкның эшчәнлеге - халыкның хакимияткә мөнәсәбәтен билгеләүдә мөһим индикатор. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь өлкәдәге вазгыять халык өчен сәламәтлек саклау, мәгарифтән дә алдарак -һәрвакыт беренче позициядә тора”. Бүген “Корстон”да Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Президент рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры вазифаларын башкаручы Владимир Мешков, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International