Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗның икенче чиратын ачты

2012 елның 11 мае, җомга

Бүген ТР Алабуга районында “Алабуга” МИЗның икенче чираты ачылды һәм таможня процедурасы эшләтеп җибәрелде. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга МИЗ” генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директорының инвесторлар белән эшләү буенча урынбасары Вадим Дубовик, дәүләт  төзелеш күзәтчелек Инспекция башлыгы Василий Кудряшов катнашты.

МИЗның икенче чираты 1 мең га мәйданны били, анда идарәче компания белән инженер инфраструктурасы төзелеше алып барыла. Әлеге участокта читәннәр тотылган, бу ирекле таможня зонасы (ИТЗ) процедурасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге бирә. ИТЗ ярдәмендә икътисади зона резидентлары таможня пошлиналарын һәм салымнарын түләмичә МИЗ зонасында чит ил тауарларын файдалана ала. Шулай итеп, бу процедура “Алабуга” МИЗның беренче чираты резидентлары өчен 2,2 млрд. сумнан артык акча экономияләү мөмкинлеге биргән. МИЗның икенче чираты резиденты статусы алганнан соң бу процедурадан 30 компания файдалана ала.

Бүген икенче чират территориясендә өч резидент проект һәм төзелеш эшләре алып бара. “ЗПК Кристалл” ҖЧҖ 3 кварталда төзелеш эшләренә керешә, “Хаят Кимья” ҖЧҖ проект эшләре алып бара. Өченче резидент “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖнең төзелеш эшләре барышы белән республика Президенты шәхсән үзе танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International