2013 елның 10 ае эчендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында гражданнардан 9,6 мең белдерү кәгазе теркәлгән

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 10 ае эчендә, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнашкан ((https://uslugi.tatar.ru/open-gov) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында гражданнар тарафыннан 9,6 мең белдерү кәгазе теркәлгән. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, кеше хокуклары буенча Татарстан Республикасындагы Вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә реңимында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.

Искәртеп үтәбез, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы ТР ПРезиденты Указы белән 2012 елның июнендә – дәүләт хакимиятенең башкарма ограннары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү вакытында гражданнарның фикерләрен дә исәпкә алуны тәэмин итү өчен” (01.06.2012 елдан УП-408)  барлыкка китерелә.

Бүген Сәрия Сабурская билгеләп киткәнчә, “Халык контроле”нең яшәү дәверендә гражданнардан 14,4 мең белдерү кәгазе теркәлгән.

Ул гражданнардан килгән белдерү кәгазләрен тикшерү һәм теге яки бу дәүләт хакимияте органнары тарафыннан, кабул ителгән белдерү кәгазләре буенча күрелгән чараларның барышы турында сөйләде. Шулай итеп, Сәрия Сабурская сүзләренә караганда,  2013 елның 10 ае эчендә ражданнардан алынган 9622 белдерү кәгазенең 5471е кабул ителгән, 1809ы кабул итүгә планлаштырылган, 1568 белдерү кәгазе мотивлашкан рәвештә кире кагылган.


Президент пресс-хезмәте материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International