ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда балаларның “Әкият” мәдәният үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Әкият” курчак театры директоры Роза Җаббарова һәм башка рәсми затлар катнашты.

28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Әлеге программага Нурлат муниципаль районыннан 4 гомумбелем бирү мәктәбе һәм коррекцияләүче-интернат мәктәп кертелгән, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

21
февраль, 2012 ел
сишәмбе
2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектын файдалану планлаштырыла, аларның 30ы яңа төзелгән, калганнары төзекләндерелгән объектлар. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Лилия Сафиуллина белдерде.

11
февраль, 2012 ел
шимбә
Гыйнвар аенда Татарстанда 243 мең кв. м. торак тапшырылган, бу еллык бурычның 10 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында төзелеш һәм торакны файдалануга тапшыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүгә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

14
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елда Соципотека программасы буенча Казанда 248 353 кв.м торак, ягъни 4 214 фатир файдалануга тапшырылырга тиеш. 2011 елның 1 ноябренә 4180 төзекләндерелгән фатир (246 477 кв.. торак) файдалуга тапшырылган инде, бу еллык планның 99% тәшкил итә.

10
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының төзелеш күзәтчлек Инспекциясе тарафыннан 2011 елның соңгы 10 аенда төзелеш нормаларын бозылган өчен  административ җаваплыкка тарту турында 3103 карар чыгарылган. Бу узган елның шушы чорына караганда 27% ка артыграк. Куелган штрафларның суммасы 67 миллионга җитә.

9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

Россиянең региональ үсеш министрлыгы 2010 елда үткән “Төзекләндерү буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре (авылы)” конкурсының нәтиҗәсен билгеләде.

Конкурс комиссиясенә Татарстаннан 7 конкурс язмасы тапшырылган: 2-нче категория буенча (кеше саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр) – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама; 3-нче категория буенча (кеше саны 100 меңгә кадәр җитмәгән шәһәләр) – Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә шәһәрләре.


1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе

Хөрмәтле төзелеш комплексында катнашучылар!

Көзге чорда төзелеш объектларында төзелеш процессын оештыруда чисталык саклауга аеруча игътибар итәргә кирәклеге турында искәртәбез.


2
февраль, 2011 ел
чәршәмбе
Федераль бюджеттан Универсиада корылмалары төзү өчен Казанга 10,5 млрд су акча килде дип хәбәр итте Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия утырышында.

24
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасы премьер-министры карары нигезендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урнбасары итеп Алмаз Әхмәтшин билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International