Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 4,7 млрд. сумлык эш башкарылган
2013 елның 10 ноябре, якшәмбе
Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау буенча 4,7 млрд. сумлык эш башкарылган, бу барлык эшнең 99,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта кичә республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә режимында барлык муниципаль берәмлекләр белән киңәшмә үткәрде. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, бүгенге көндә 841 күпфатирлы йортның 839 ында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Сарыф ителмәгән акча исәбенә өстәмә программага 82 күпфатирлы йорт кергән.
Хәзерге вакытта капиталь ремонт кысаларында 160 гомум белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә төп эшләр төгәлләнгән, дип белдерде министр. Шул ук вакытта 8 гомум белем бирү һәм бер коррекцион мәктәптә сарыф ителмәгән акча исәбенә уку процессына зыян китерми торган ремонт эшләре дәвам итә.
2 контурлы котеллар урнаштыру программасы һәм 2013 елда Газлаштыру фонды кысаларында 4 009 фатирга җылылык системасы урнаштырылган. 2014 елда 5 332 фатирда шәхси җылылык системасына күчерү программасы бар.
2013 елда “Чиста су” программасы кысаларында 286,2 км су белән тәэмин итү системасы төзелгән. 106 торак пунктта һәм 45 муниципаль берәмлектә су белән тәэмин итү системасы яхшыртылган. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2014 елда 210 км суүткәргеч челтәре төзү, 24 скважина бораулау һәм 19 су башнясы кую планлаштырыла. 2015 елда бу эшне дәвам итү өчен 25 муниципаль берәмлектә 34 объектны проектлауга керешү зарур.
2014 елда Татарстанда бюджет учреждениеләренә җылылык бирү сыйфатын күтәрү программасын гамәлгә куюга керешәчәкләр. Моннан тыш, авылларда урамнарны яктырту программасы эшли башлаячак. И.Фәйзуллин белдергәнчә, бу программага бары тик авыл торак пунтклары гына керә.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТКХ тармагы өчен кадрларны әзерләү программасы хакында белдерде. Бу программа республикада икенче елын эшли.
Министр муниципаль берәмлекләрдә күп функцияле үзәкләр өчен объектларны капиталь ремонтлау буенча эш барышы, авыл мәктәпләрендә җылы бәдрәфләр булдыру, ветеринария берләшмәләрендә капиталь ремонт, шулай ук “Уңай мохит” кысаларында гомуммәгариф учреждениеләрендә физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен 14 муниципаль берәмлектә 15 мәктәптә үткәрелгән чаралар турында белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Татар-информ"
МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Июнь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе июнь ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.
29
май, 2026 ел
“Мин Ватаным белән горурланам!” балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды
Рәсәй Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумрәсәй һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы “Мин Ватаным белән горурланам!” балалар рәсеме конкурсына йомгак ясады.
28
май, 2026 ел
Казанда Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең башка объектларын өлешләп төзү өлкәсендә республика дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы булды. Көн тәртибенә Татарстан Республикасының өч закон проекты кертелде.
ТР ДТК инспекциясендә Иҗтимагый совет утырышы узды
2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференцэлемтә режимында ведомствоның Иҗтимагый советы утырышы узды. Аны хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе әгъзасы Фәнил Габдрахманов үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз