Бүген ТР Дәүләт Советында 2013 елның 25 июненнән 52-ЗРТ номерлы “ТРның күп фатирлы йортларындагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында”гы һәм аны тормышка ашыру турындагы ТР Законының төп положениеләренә багышланган матбугат конференциясе булды.
Парламент комитетының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча рәисе Марат Галеев журналистларга искәртеп киткәнчә, әлеге закон парламент тарафыннан май ахырында кабул ителде, ә июнь аенда әлеге законга Президент кул куйды.
Капиталь ремонт үткәрү турындагы закон проекты, федераль законнар җыелмасының ТКХ өлкәсендәге үзгәрешләргә туры китереп эшләнелде. Федераль закон тарафыннан каралганча, РФ субъектлары региональ законнар җыелмасының ТКХ өлкәсен федераль законннарга туры китерергә тиеш, аерым алганда: капиталь ремонт ясау процессы белән шөгыльләнүче дәүләт хөкүмәте органнары оешма һәм вәкәләтләренең тәртибен раслау.
Марат Галеев аныклап үткәнчә, федераль законнар җыелмасы нигезендә, капиталь ремонт ясау өчен чаралар җыюда гражданнарның катнашуы ике формада булырга мөмкин: гражданнар, мөстәкыйль рәвештә, капиталь ремонт өчен махсус счетлар формалаштыра, контрольдә тота һәм чараларны тормышка ашыра, шулай ук чараларны махсус гомумреспублика фондына күчерә алалар.
ТР Дәүләт Советы депутаты хәбәр иткәнчә, закон тулысынча гамәлгә керсен өчен берничә норматив-хокук акты кабул итәргә кирәк. Хәзерге вакытта мондый 8 акт кабул ителгән. “Капиталь ремонтның республика программасы кирәк, хәзерге вакытта ул эшләнелә”, - дип аңлатты марат Галеев. Шул ук вакытта, матбугат конференциясендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, күп фатирлы йортлардагы гомуми милекнең иминлеге өчен йортларда яшәүчеләр үзләре җавап бирергә тиеш.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, республикадагы күп фатирлы йортларның барысы да инвентаризацияләнәчәк, капиталь ремонтның гомуми региональ программасы барлыкка киләчәк, әлеге программа кысаларында, конкрет һәр йортның искерү дәрәҗәсен билгеләү, аны чиратка кую планлаштырыла. Бу программа максатчан булачак. Туры килгән документ 25 декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш, диде ул.
РФ Торак кодексы таләпләренә туры килеп, закон проектында, капиталь ремонт өчен кирәк булган чараларның минималь күләмен ТР Министрлар Кабинеты билгеләргә тиешлеге каралган. Хәзерге вакытта әлеге сумма бер квадрат метр өчен 5 сумны тәшкил итә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, капиталь ремонт федераль үзәк, республика һәм муниципалитетларның финан ярдәме белән тормышка аша. Журналистлар белән очрашуда әйтелгәнчә, ТРда капиталь ремонт өчен 29 млрд. сумнан артык чара тотылган. Якынча хисаплаулар буенча, ремонтланып бетмәгән урыннарны төзәтү өчен якынча 36 млрд. сум кирәк, дип сөйләде А.Фролов.
Алексей Фролов бүген хәбәр иткәнчә, торак йортларда яшәүчеләр, аларның йортларын капиталь ремонтлау өчен җыелган чараларның суммасын карый алачак. Әлеге эш дәүләт хезмәте порталы аша тормышка ашачак, дип планлаштырыла.
“Татар-Информ” МА