Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
Р. Миңнеханов: “Торак-коммуналь хуҗалыкның эшчәнлеге - халыкның хакимияткә мөнәсәбәтен билгеләүдә мөһим индикатор”
2012 елның 7 марты, чәршәмбе
“Торак-коммуналь хуҗалыкның эшчәнлеге - халыкның хакимияткә мөнәсәбәтен билгеләүдә мөһим индикатор. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, торак-коммуналь өлкәдәге вазгыять халык өчен сәламәтлек саклау, мәгарифтән дә алдарак -һәрвакыт беренче позициядә тора”. Бүген “Корстон”да Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Президент рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры вазифаларын башкаручы Владимир Мешков, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин һ.б. катнашты.
Татарстан башлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарәне бүгенге Россиядә шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге өлкәсендәге иң эре проект дип атады, аның 185 нче федераль канун нигезендә тормышка ашырылуына тукталды. Билгеле булганча, Татарстан торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турындагы әлеге канунның дөнья күрүендә төп инициаторларның берсе булды. ТР Президенты узган дүрт ел эчендә әлеге фонд эшчәнлеге ярдәмендә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә барлык чыганаклардан 26,3 млрд сум финанслар җәлеп ителүен, шул вакыт эчендә 9 меңнән артык күпфатирлы торак йортларга капиталь төзекләндерү уздырылуын, бу эшләрнең бүген дәвам итүен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов төбәкләр үтенече буенча Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды эшчәнлегенең 2016 елга кадәр озайтылуын, алга таба бу өлкәгә дәүләт тарафыннан теге яки бу ярдәм формалары булырга тиешлеген дә искәртеп узды.
Мәгълүм ки, Татарстанда күпкатлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын финанслауда торак милекчеләре үзләре дә катнаша. Быел капиталь ремонтка каралган финанслар күләмендә торак милекчеләреннән җыелган сумманың өлеше 31 процентка якынлашачак. Рөстәм Миңнеханов торакларны капиталь төзекләндерүнең уңай нәтиҗәләрен Татарстан халкының яртысыннан артыгының үзендә сизүен искәртеп, узган ел торак йортларга 5200 ике контурлы мичләр куелуын, өч дистәдән артык блок-модульле котельныйның сафка басуын, боларның барысының да халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарын киметергә ярдәм итүен белдерде.
Президент тармакны реформалаштыруның биредә зарарга эшләүче предприятиеләр санын киметүдәге ролен дә искәртә. 2004 елда аларның өлеше 24 процент булса, узган ел 11 процентка калган.
“Күрелә торган чараларга карамастан, халык тарафыннан әлеге өлкә эшчәнлегенә кагылышлы нигезле дәгъвалар алына. Шуңа күрә бу юнәлештә системалы эш алып бару һәм килеп туган проблемаларны оператив чишү бик мөһим”, -дип белдерә ТР Президенты.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин 2008 елдан бирле федераль фонд программаларын уңышлы гамәлгә ашырып килгән Татарстан җитәкчелегенә, төзелеш, идарәче компанияләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул узган еллар эчендә ил күләмендә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү программалары буенча шактый эшләр башкарылуын, Татарстанда моңа зур көч куелуын, республиканың программаларны финанслаудагы өлешен 1,5 тапкырга арттыруга ирешүен билгеләп үтте.
Талалыкин сүзләренә караганда, торакларны капиталь ремонтлау буенча озак вакытка исәпләнгән тотрыклы механизмнар инде төзелгән. Алга таба тенденция – ремонтны финанслауда торак милекчеләренең өлешен арттыру булачак.
Ул үз чыгышында бүгенге көндә торак-коммуналь өлкәдә эшләүче идарә компанияләре эшчәнлегенең икътисади нигезләренең норматив яктан көйләнеп бетмәвен ассызыклады.
Бу проблеманы үз чыгышларында Чаллының “Ремжилстрой” идарә компаниясе директоры Галина Лукина белән Әлмәттәге “Надежда” торак-милекчеләре ширкәте җитәкчесе Ландыш Бәдретдинова да күтәрде. Алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә йогынты ясау өчен идарә компанияләрнең закон нигезендә тиешле хокукы булмавы, бу мәсьәләнең федераль дәрәҗәдә чишелеш табарга тиешлеген, әлеге өлкәдә уртача хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле, кадрлар кытлыгы проблемасы, яңа технологияләр кулланылышка кертелү шартларында тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, аларның белемен күтәрү зарурлыгын, җиһазларның нык искерүе хакында сөйләде.
РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры вазифаларын башкаручы Владимир Мешков исә үз чыгышында ТКХ модарнизацияләүдә шәхси-дәүләр хезмәттәшлеге һәм шәхси инвестицияләр җәлеп итү төп роль уйнарга тиеш, дип белдерә. Узган ел Татарстанда ТКХ өлкәсенә салынган шәхси инвестицияләр күләме 3,3 млрд сум тәкил иткән. Ә өлкәдә төп фондларны яңартуга 165 млрд сум таләп ителә. “Төп фондларны яңартуга шәхси инвестицияләр җәлеп итү һәм шәхси-дәүләт партнерлыгын актив үстерү мөһим шарт”, -ди ул.
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру программаларының үтәлеше хакындагы төп докладны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау чыгышында белдергәнчә, бүгенге сөйләшү коры нәтиҗәләр ясауга гына кайтып калмаска тиеш. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне оператив хәл итүгә этәргеч бирергә тиеш. Президент үз чыгышында торак йортлар белән идарә итүче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте. Аның белдерүенчә, халык түләнгән акчаларның кая киткәнен ачык күрергә тиеш. Халыкның бу өлкәдә грамоталылыгын арттыру өчен аңлату эшләрен көчәйтергә, йорт буенча җаваплы кеше институтын үстерергә кирәк, дип белдерә Президент.
ТК тарифларны күтәрү әле хезмәтләрнең сыйфаты гел яхшыруны аңлатмый. Сыйфатны яхшыртуда, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, энергия, ресурсларын саклау, аларны нәтиҗәле куллану чаралары зур роль уйнарга тиеш. “Идарәче компанияләр бер капиталь ремонттан икенче капиталь ремонтка кадәр генә дип яшәргә тиеш түгел, алар агымдагы ремонт буенча даими эшләргә, шул ук вакытта халык тарафыннан да сакчыл мөнәсәбәт булырга тиеш”, -дип искәртте Президент.
Югарыда яңгыраган проблемалар буенча җентекле фикер алышулар бу минутларда “түгәрәк өстәл” утырышларында бара.
“Татар-информ”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
февраль, 2026 ел
Татарстанда танылган шагыйрь Муса Җәлилнең 120 яшьлек юбилеен билгеләп үтелә
2026 елның 15 февралендә совет татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула.
11
февраль, 2026 ел
Казандагы семинарда хәрби һәм хезмәт батырлыгы турындагы хәтерне саклау турында сөйләштеләр
2026 елның 11 февралендә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Җиңүчеләрнең мирасы: хәрби һәм хезмәт батырлыгы турында хәтерне саклау» семинары узды. Ул Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
10
февраль, 2026 ел
Казанның Идел буе районында яңа паркинг тикшерелә
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районында Комиссар Габишев урамындагы күпкатлы паркингның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
9
февраль, 2026 ел
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллының “Компас” торак комплексындагы яңа йортка ЯТБ биргән
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Яр Чаллыда А. Абсәләмов проспекты буенча 73 нче микрорайонда урнашкан 73-1-2 номерлы торак йорт төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз