Бүген Төзелеш Министрлыгында Казан шәһәре транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министр Ирек фәйзуллин рәислегендә, Казан шәһәрендә транспорт-күчеп утыру төеннәрен төзү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмдә ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, “Җир асты транспорт корылмалары төзү буенча дирекция” ГКУ, “Метроэлектротранс” МУП һәм “Татинвестгражданпроект” ГУП җитәкчеләре, шулай ук Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Чарада катнашучылар тарафыннан, киләчәктә транспорт-күчеп утыру төеннәрен төзү максатыннан, Казан шәһәренең яңа транспорт схемасын формалаштыруга комплекслы якын килүнең төп сораулары тикшерелде.


Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының пресс-хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International