2013 елның 14 ноябрь торышына, Татарстан Республикасында, 2, 061 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 85,9%), әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 107,5% тәшкил итә. Бу турыда бүген, ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
ТР барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында 2013 ел программасын үтәү ( 2,398 млн. кв. метр күләмендә), кешегә торак тапшыру күрсәткече, узган ел белән чагыштырганда яхшырачак, һәм әлеге күрсәткеч 24,5 кв. метрны тәшкил итәчәк.
Торак тапшыру планы 18 муниципаль оешмада тулысынча , 9 муниципаль оешмада 90% тан артыгы үтәлгән. Социаль ипотека программасы кысаларында, Татарстанда, 383,3 мең кв. метр торакның 261,7 мең кв. метры файдалануга тапшырылган, әлеге күрсәткеч планның 68,3% тәшкил итә, ел ахырына кадәр 121,6 мең кв. метр торак тапшырасы бар.
Авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасы кысаларында, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, 12,3 мең кешене яңа торакларга күчерү планлаштырыла, 713 йорт күчереләчәк. 2013 елга, әлеге программа өчен бүленеп бирелгән чараларның күләме 4,2 млн. сум. 2014 ел программасыеа килгәндә исә, 529 йортта яшүче 9,464 мең кешене күчерү планлаштырыла. Республикада 201102014 елларда ТРда хокук бозуны профилактикалау Комплекслы программа буенча, участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү дәвам ителә. Бүгенге көндә участок полиция хезмәткәрләре өчен төзелергә тиешле 82 торак йортның 60ында эшләр тәмамланган, 21 объектта эшләр оештырылган. Гомумән алганда, 25 муниципаль оешма, участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү программасын тәмамлаган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге сорауга аерым игътибар итәргә кирәк. Без участок полиция хезмәткәрләренең эшен бәяләп бетермибез, диде ул, ә бу, беренче чиратта, районнарны, гомумән, республиканы, тынычлык һәм тотрыклылык белән тәэмин итү. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, шулай ук, муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданнары төзү программасы турында сөйләде ( барлыгы 155 спорт мәйданы). Шулай итеп, 23 муниципаль оешмадагы 61 спорт мәйданында төзү-монтаж эшләре тәмамланган, шулар арасында 12 муниципаль район программаны тулысынча тәмамлаган; 94 мәйданда эшләр оештырылган.
2014 елда муниципаль районнарда тагын 70 спорт мәйданы төзү планлаштырылган.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, 2013 елда 120 млн. сумлык 121 бина сатып алынган. 2013 ел ахырына кадәр тагын 144 объект сатып алыначак. 2013 елда 265 ятим бала торклы булачак. 2014 елда 294 ятим бала тораклы булыр, дип көтелә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 249 ветеран өчен 57 йорт төзелә. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада, гомумән алганда, 17274 ветеран торак шартларын яхшырткан. Калган ветераннар ( якынча бер мең кеше) субсидия белән тәэмин ителгән, диде фәрит Хәнифов.
Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча, 2013 елда торак өчен 44 сертификат рәсмиләштерерлгән, шуларның 39ы тормышка ашкан. Фәрит Хәнифов искәртеп үткәнчә, республикада бу программада 822 күп балалы гаилә генә катнаша ала.
Рөстәм Миңнехановка, шулай ук, балалар бакчасына булган чиратны юкка чыгару программасын тормышка ашыру һәм балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр төзү турында хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты балалар бакчасы төзү графигыннан артта калган районнарга бер атна эчендә баруны оештырырга һәм муниципаль район башлыклары һәм компания-подрядчы җитәкчелеге белән очрашырга кушты.