Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәре Башкарма комитетлары һәм Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, һәм шулай ук “НАСКО”, Иминиятләү инвестицион компаниясе – Казан, “Интерполистраст” Иминият компаниясе” ҖЧҖ иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгының “Стройэкспертиза” журналына итервьюсы.
Инспекциянең рәсми сайтындагы "Коррупциягә каршы көрәш. Коррупциягә каршы бюллетень" бүлегендә яңа “Кытай: коррупциягә каршы аждаһа методлары белән көрәш” дигән коррупциягә каршы бюллетень урнаштырылды.
21 октябрьгә карата 61 РФ субъекты “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында гомуми 18,77 млн кв м торак кертү күләме буенча килешү имзалаган. Алардан 8 төбәк, вакытны бозып, әле дә булса җир кишәрлекләрен, төзүчеләрне һәм торак төзелеше проектларын сайлап алу буенча норматив-хокукый актларны кабул итмәгән. Тагын 7 субъект тиешле сайлап алуларны оештырмаган.