Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гыймаев үткәрде.
Чарада Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәре Башкарма комитетлары һәм Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, һәм шулай ук “НАСКО”, Иминиятләү инвестицион компаниясе – Казан, “Интерполистраст” Иминият компаниясе” ҖЧҖ иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында төзүчеләрнең өлешләп төзүдә килешүле катнашу буенча гражданлык җаваплылыгын иминиятләү өлешендә 214-ФЗ номерлы ФЗ нигезләмәләрен гамәлгә ашырганда мәгълүмати бәйләнешне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы буенча “Төзүчеләрне бердәмләшеп иминиятләү җәмгыяте” коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеге белән вәкиллекнең директоры А.Р. Галләмов таныштырды. Ул төзүчеләрнең өлешләп төзүдә килешүле катнашу буенча гражданлык җаваплылыгын иминиятләүдә оешма тарафыннан тәкъдим ителүче отышлы шартлар турында сөйләде.
Киңәшмә кысаларында иминиятләү компанияләре вәкилләре төзүчеләрнең җаваплылыгын иминиятләү өлкәсендә алып барылучы эшләр турында сөйләделәр.
ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте