Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев озатуында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы 41/11 йортның төзекләндерелеше, “Мәхәллә” ИК диспетчерлык хезмәтенең эше, 58/02 йортның һәм “Яшьлек” микрорайоны төзелеше белән таныштылар.
Программа инвалидларга хәрәкәт итү өчен уңайлы шартлар тудыруга, тернәкләндерү хезмәтләрен күрсәтүне һәм медик-социаль экспертизаны камилләштерүгә юнәлдерелгән. 2014 елда программа 75 төбәктә гамәлгә ашырыла.
2014 елның мартында РФ Хөкүмәте искергән һәм нәтиҗәсез технологияләрне файдаланудан баш тартуга, НДТ принципларына күчүгә һәм заманча технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Хәзерге вакытта 2015-2017 елларда НДТ буенча 46 тармакара белешмә булдыруның этаплы графигын раслау турында Россия Федерациясе Хөкүмәте әмернамәсе проекты әзерләнгән.
Татарстанлылар түрәләрнең эшеннән канәгать. Ә бәяләрнең артуы, начар юллар һәм эшсезлек халыкны коррупциягә караганда күбрәк борчый. Һәрхәлдә халык арасында үткәрелгән социаль сораштыру җаваплары белән танышканнан соң шундый нәтиҗәләргә килергә мөмкин.