ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында "Свей" ҖЧҖ һәм "ИТЦ" ҖЧҖ өлешчеләре белән чираттагы очрашу булды. Чара ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 ел башыннан бирле республикада 1 млн. 939,9 мең кв. метр торак, шул исәптән соңгы ике атнада 102,2 мең кв. метр торак кертелгән. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 167,4 мең квадрат метр (39,7%) булган 122 йорт кертелгән, бу – 2 мең 823 фатир дигән сүз. Соңгы ике атна эчендә 400 квадрат метр файдалануга тапшырылган.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанның Адоратский урамы буенча 71А йорт адресы буенча урнашкан йорт файдалануга тапшырылды, аны "Свей" компаниясе төзегән.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
ТР дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 1 мең 51 тикшерү уздырылган. Хезмәт иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 21 млн. 300 мең суммага 588 карар чыгарылган.12 млн. 395 мең сум штраф алынган. 

30
октябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, 2015 елның 2 октябреннән башлап, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү (алга таба – килешү) төзелүе хакында хәбәр итә.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья банкы DoingBusiness 2016 исемлеген бастырып чыгарган, аның буенча Россия Федерациясе узган елгы дәрәҗәсенә карата, тулаем алганда, 11 позициягә – 51 урынга күтәрелгән. “Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча, Михаил Мень сөйләгәнчә, 156дан 119 урынга – 37 позициягә “үрмәләгән”.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. 

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Киңәшмә барышында Министрлык каршында торган агымдагы мәсьәләләр, шулай ук атналык план карап тикшерелде.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылдыбу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International