ТР Төзелеш министрлыгында гражданнар белән өлешләп төзү мәсьәләләренә багышланган очрашу булды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында "Свей" ҖЧҖ һәм "ИТЦ" ҖЧҖ өлешчеләре белән чираттагы очрашу булды. Чара ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.
Өлешчеләр белән очрашуда шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашты. Чара дәвамында Казанның Четаев/Адоратский, шулай ук Краснококшайск/Г. Баруди урамнарында урнашкан объектлар төзелеше турында фикер алыштылар.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International