Татарстанда ел башыннан бирле 1 миллион 939,9 мең кв. метр, яки еллык максатның 80,8% күләмендә торак кертелгән

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
 

 2015 ел башыннан бирле республикада 1 млн. 939,9 мең кв. метр торак, шул исәптән соңгы ике атнада 102,2 мең кв. метр торак кертелгән. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 167,4 мең квадрат метр (39,7%) булган 122 йорт кертелгән, бу – 2 мең 823 фатир дигән сүз. Соңгы ике атна эчендә 400 квадрат метр файдалануга тапшырылган.

Арендалы торакка килгәндә, 6 ноябрьгә карата гомуми мәйданы 32 мең 286 квадрат метр булган 7 йорт файдалануга тапшырылган. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда, арендалы торак программасы кысаларында, гомуми мәйданы 71 мең 399 квадрат метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла.

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча торак төзелеше дәвам итә, бу 161 ветеран өчен 23 йорт. Алардан 13 объектның әзерлеге югары дәрәҗәдә; 9 объект буенча – уртача; 1 объект буенча – түбән.

Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, алар исәбендәге затларның торак хокукларын тормышка ашыру кысаларында 331 торак бина (304 фатир һәм 27 ИТТ) сайлап алынган һәм беркетелгән. Барлык 45 күп балалы гаиләгә 2015 ел планы буенча 128 миллион 101 мең сумлык торак сертификаты рәсмиләштерелгән. 5 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 93 миллион 237 мең сумлык 33 сертификат тормышка ашырылган.

Күпфатирлы инвестиция торагы программасы буенча 127 йорт (план) төзү каралган, 81 йорт кертелгән. Калган 46 күпфатирлы инвестиция торагындагы йортлардан 33 йортның әзерлек дәрәҗәсе (70% артык) югары; 13 йорт (30-70%) буенча – уртача.

Азкатлы төзелеш (шул исәптән ИТТ) программасы буенча планда каралган 9 826 йортның 9 374се кертелгән. 5 ноябрьгә карата социаль-мәдәни объектлар төзелеше буенча 3 республика программасы тулы күләмдә башкарылган. Бу, шул исәптән, Татарстан Республикасындагы беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү объектларын модернизацияләү, районнарда универсаль спорт мәйданнары һәм участоктагы вәкаләт бирелгән полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзелеше. 

Шулай ук республикада балалар бакчаларын төзү дәвам итә. 5 октябрьгә карата яңа төзеләчәк 73 объектның Казандагы 4 объектта эшләр дәвам итә (тышкы төзекләндерү һәм бизәкләү эшләре). Капиталь ремонтлау – үзгәртеп кору эшләре барлык 16 объектта да тәмамланган. Барлык 38 объектта өстәмә төркемнәр ачып, капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International