260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР ДТКИнең ярашлылык турында бәяләмәсен алды

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Яңа балалар бакчасы Казан шәһәренең Совет районында, Патрис Лумумба урамында урнашкан, объектның мәйданы - 4434,5 кв.м.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International