“Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча Россия Doing Business 2016 исемлегендә 37 позициягә күтәрелде

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча Россия Doing Business 2016 исемлегендә 156 дан 119 урынга – 37 позициягә күтәрелде. Бу хакта 28 октябрь көнне Россиянең төзелеш министры Михаил Мень “MREF 2015” IX Күчемсез милек базары лидерларының Мәскәү форумында җиткерде. 

Бөтендөнья банкы DoingBusiness 2016 исемлеген бастырып чыгарган, аның буенча Россия Федерациясе узган елгы дәрәҗәсенә карата, тулаем алганда, 11 позициягә – 51 урынга күтәрелгән. “Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча, Михаил Мень сөйләгәнчә, 156дан 119 урынга – 37 позициягә “үрмәләгән”.

Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелеш өлкәсендә үткәрелгән үзгәртеп корулар һәм реформалар Бөтендөнья банкы экспертлары тарафыннан уңай бәяләнде һәм, тулаем алганда, төзелеш өлкәсендә Россиянең инвестиция ягыннан кызыксындыру дәрәҗәсен арттырырга булышты. “Без юкка гына көрәшмәдек, төбәкләр тарафыннан шәһәр төзелеше законнары үтәлешен мониторинглау буенча штаб төзедек. Төзүгә рөхсәт, чыннан да, тизрәк бирелә башлады”, – дип ассызыклады Михаил Мень. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, DoingBusiness2016 исемлеген төзү методологиясе узган елгысыннан аерылып тора. Асылда, бүген әлеге исемлеккә “Төзүгә рөхсәт алу” юнәлеше буенча “Төзелеш контроле сыйфаты индексы” кебек өстәмә күрсәткеч өстәлгән, аның буенча төзелеш башланганчыга кадәр, төзелеш барышында һәм аны төгәлләгән соң сыйфатны контрольдә тотуны кертеп, төзелешне, юридик җаваплылыкны һәм иминиятләштерү нормативларын, белгечләрнең һөнәри  квалификациясенә карата таләпләрне норматив җайга салу бәяләнә.

Әлеге күрсәткеч буенча Россия индексы мөмкин булган 15нең 14ен тәшкил итә, бу исә дөньядагы иң яхшы күрсәткеч санала һәм Сингапур исемлегендәге лидер индексына туры килә.


Россиянең Төзелеш министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International