Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ИНСПЕКЦИЯ
Максатлар һәм бурычлар
Инспекция җитәкчелеге
Инспекция структурасы
Җирле органнар
Тарих
ТР ДТК Инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТӨЗЕЛЕШ ТАРМАГЫ ТӨЗЕЛҮНЕҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА
Эшчәнлек
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәтләре
Инспектор аңлата
Коррупциягә каршы көрәш
КАДРЛАР СӘЯСӘТЕ
Файдалы мәгълүмат
СИТУАЦИОН ҮЗӘК
"ТР Төзелеш күзәтчелеге" мәгълүмати-аналитика системасы
ВИРТУАЛЬ МУЗЕЙ: «ТАССР ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ»
«ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ СЫЙФАТЫН МОНИТОРИНГЛАУНЫҢ МӘГЪЛҮМАТИ-АНАЛИТИК СИСТЕМАСЫ» АВТОМАТЛАШТЫРЫЛГАН МӘГЪЛҮМАТ СИСТЕМАСЫНЫҢ СОРАШТЫРУ МОДУЛЕ
НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
Юридик ярдәм
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру
Матбугат хезмәте
Матбугатка күзәтү
Инспекция башлыгына сорау бирү
Элемтәләр
Фоторепортажлар
Семинарлар-киңәшмәләр үткәрү
Видеорепортажи
МӨРӘҖӘГАТЬЛӘР
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны шәхси кабул итү
Бушлай юридик ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында законнар
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча статистика хисаплары
2015 елда Татарстанда 9 айда электрон рәвештә 38,5 млн. хезмәт күрсәтелгән
2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
Портал аша язылган электрон гаризалар саны 55 процентка арткан (барлыгы 1,8 млн гариза), теркәлгән шәхси кабинетлар саны якынча 1,5 млн га җиткән. Бу Татарстанда яшәүче һәр өченче кешенең дәүләт хезмәтләре порталында үз шәхси кабинеты бар дигән сүз. Портал аша түләүләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, 86 процентка тәңгәл үсеш кичерә – 3 803 388. Гражданнар электрон рәвештә түләгән сумма барлыгы 4,2 млрд диярлек сумны (төгәлрәк әйтсәк, 4 177 400 000 сум) тәшкил итә – үсеш 106 процентка кадәр.
Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, республика халкы ешрак ТКХ хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны, балалар бакчалары өчен портал аша түли. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү, узган елга караганда, 150 процентка арткан. Балалар бакчалары өчен халык портал аша сизелерлек күп түли башлаган – үсеш 177 проценттан гыйбарәт.
Министр 2015 нче елның 1 нче февраленнән порталда һәм мобиль кушымта аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакытында комиссиянең нульгә тәңгәл булуын да искәртте. Шул рәвешле, 1,17 млн нан артык йорт хуҗалыгы коммуналь хезмәтләр өчен теләсә кайсы банка картасы белән комиссиясез түли ала.
Роман Шәйхетдинов “IT-чемпион” конкурсы дәвам иттерелүе турында да сөйләп узды. 25 нче декабрьдә бәйгенең икенче этабы җиңүчеләре билгеләнәчәк.
Киләсе елда Татарстанда күрсәтелә торган электрон хезмәтләр исемлегенә тагын 30 яңа хезмәт өстәлергә мөмкин.
“Әлеге хезмәтләр халыкның һәм юридик затларның тормышында еш чагылыш таба. Эшчәнлекне анализлау һәм регламентацияләү аркасында бу муниципалитет һәм ведомстволардан күләмле эш сораячак. Кайчак хезмәтне электрон төргә күчерү, аның сыйфатын да яхшы якка үзгәртә”, - дип ачыклык кертте Р. Шәйхетдинов.Министр билгеләп узганча, “ТР хезмәләре” мобиль кушымтасының яңартылган версиясендә интерфейс концепциясе тулысынча яңадан эшләнгән. Яңа концепция хезмәттән файдалануда җентекләп аңлатуны күздә тота, теләсә нинди хезмәтнең һәр бите бары тик кирәкле мәгълүматтан һәм мәгълүмат кертү өчен бик аз юллардан тора. Бу хезмәттән уңайлы һәм хатасыз файдалану мөмкинлеген бирә. Яңартылган мобиль кушымтада кулланырга мөмкин булган хезмәтләр исемлеге дә үзгәргән. Анда кулланучыларның 80 проценты игътибарында булган иң популяр һәм иң кирәкле хезмәтләр куелган.
Хәзер шәхси кабинет та күпкә функциональ. Дәүләт хезмәтләре порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинет мәгълүматлары тиңдәшләштерелгән, моның ярдәмендә, кулланучыларга үзе турында мәгълүматны берничә урында саклау зарурлыгы юк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
12 апрель - Космонавтика көне: Легендар очышка 65 ел
12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу дата тарихка алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган: нәкъ менә шушы көнне 1961 елда гади рус егете Юрий Гагарин “Восток-1” корабында йолдызларга юл салган. Аның легендар “Киттек!” сүзе фән триумфы, батырлык һәм кешенең чиксез мөмкинлекләре символы булды.
3
апрель, 2026 ел
Склад комплексы Казанның ТЭЦ урамында төзелгән
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казанның Авиатөзелеш районында ТЭЦ урамындагы склад комплексын төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелгән.
Казанда XX Россия венчур форумы узачак
2026 елның 8-10 апрелендә Казанда XX юбилей Россия венчур форумы узачак, ул венчур һәм турыдан-туры инвестицияләр һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә илнең төп вакыйгасы булачак.
1
апрель, 2026 ел
Казанның Идел буе районында профлист һәм металл черепица җитештерү цехы төзелде
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе реконструкцияләнгән сәнәгать бинасының демонстрацион залы һәм Казанның Идел буе районындагы Крутовская урамындагы 26 нчы йортта урнашкан АБК белән профлист һәм металл черепица җитештерү буенча яңа цехның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз