"Свей" компаниясе төзегән йорт файдалануга тапшырылды

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Казанның Адоратский урамы буенча 71А йорт адресы буенча урнашкан йорт файдалануга тапшырылды, аны "Свей" компаниясе төзегән. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының техник таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмәсе 2015 елның 3 октябрендә бирелде.
Әлеге йорт "проблемалылар" рәтенә карый - аның төзелеше 2007 елда башланган. Йортның гомуми мәйданы - 15,8 мең квадрат метр. 272 фатир - аларның барысы да өлешчеләрнеке. Ел азагына кадәр "Свей" фирмасы" ҖЧҖ ("МагСтрой" ҖЧҖ) тарафыннан тагын өч йортны төзеп бетерү планлаштырыла.

                                                                                                                                                                                         матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International