Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында БЕЛЕШМӘЛЕК
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, 2015 елның 2 октябреннән башлап, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү (алга таба – килешү) төзелүе хакында хәбәр итә.
Килешүдә каралганча, әлеге Килешүне имзалаган көннән башлап, Татарстан Республикасы икътисадының бюджетныкы булмаган секторы оешмаларында аена 7309 сумнан ким булмаган минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Шул сәбәпле, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, икътисадның бюджетныкы булмаган секторында, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүченең һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек башкаручы оешма – юридик зат, шәхси эшмәкәр белән юридик зат төземичә генә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучының айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), 2 октябрьдән башлап, 7309 сумнан ким була алмый, әгәр дә аталган хезмәткәр әлеге чорда эш сәгате нормасын тулысынча эшләсә һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазифаларын) үтәсә.
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендәге хезмәткәрләр өчен минималь хезмәт хакы “Хезмәтнең минималь түләү күләме турында”гы Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап, аена 5965 сум тәшкил итә).
Килешү тексты рәсми төстә 2015 елның 9 октябрендә “Республика Татарстан” газетасында һәм 2015 елның 10 октябрендә “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыкты.
Минималь хезмәт түләве күләмен (Татарстан Республикасы икътисадының бюджетныкы булмаган секторы өчен, Килешү нигезендә 2015 елның 2 октябреннән башлап – аена 7309 сумнан ким түгел, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен, 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап – аена 5965 сумнан ким түгел) түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Шул сәбәпле, хезмәткәрләр, әгәр аларга аена исәпләнгән хезмәт түләве, алар тарафыннан эш сәгатьләренең айлык нормасы (хезмәт вазифалары) тулысынча эшләнгән очракта, билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булса, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый йогынты чараларын күрү максаты белән Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукына ия.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте