Капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрын формалаштыру һәм алып бару 2017 ел ахырына кадәр тәэмин ителәчәк.
Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖнең яңа административ бинасын ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ХАҖ президенты Николай Токарев катнашты.
Республикада коррупция күренешләре белән очрашкан граданнарның саны тотрыклы рәвештә кимү күренеше күзәтелә. Әгәр дә 2009-2011 елларда һәр бишенче кеше (21%) мондый күренешләргә тарыса, бүген мондый очракларның саны ике мәртәбә кимегән (9,6%).
2014 елда башланган һәм 2017 елның сентябрендә тәмамланучы авария хәлендәге торактан күчерү программасы 1 мартка 72,2 %ка үтәлгән, дип хәбәр иттеләр “Ъ” Төзелеш министрлыгында – калган ярты елда төбәкләргә тагын шундый 3,1 млн.кв. торактан халыкны күчерергә кирәк булачак.
РФ Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе шәһәр төзелешенә бәйле иҗтимагый тыңлауларны җәмәгатьчелек арасында интернетта да уздырыла ала торган фикер алышуларга алыштыруны күзалдында тоткан закон проектын хуплады.
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, быел шулай ук өч мәктәп – Казанда, Яр Чаллыда һәм Арча районнарында – төзү планлаштырылган.
Татарстан Россия субъектлары арасында энергия нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урын (Хаты-Манси округыннан соң) яулады.
Министрның быелга якынча фаразы – 80 млн кв. метр, ә 2020 елда 100 млн кв. метрга ирешү бурыч булып тора.
Бу хакта Россиянең Төзелеш министрлыгында булып узган эш кимәшмәсендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.