“Коммерсантъ”: Авария хәлендәге торак хушлаша, ләкин китми

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

2014 елда башланган һәм 2017 елның сентябрендә тәмамланучы авария хәлендәге торактан күчерү программасы  1 мартка 72,2 %ка үтәлгән, дип хәбәр иттеләр “Ъ” Төзелеш министрлыгында – калган ярты елда төбәкләргә тагын шундый 3,1 млн.кв. торактан халыкны күчерергә кирәк булачак. Исегезгә төшерик: программа 2012 елга кадәр аварияле дип танылган торакларга кагыла - барлыгы 11,4 млн кв. м. Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень бәяләвенчә, тулаем алганда, ил буенча халыкны күчерү темпы “графикка сыеша”.

Торак-коммуналь хуҗалык фонды мәгълүматлары буенча, кайбер төбәкләр - Ингушетия, Чечня, Калининград һәм Мәскәү өлкәләре, Ненец автоном округы кебекләр - программаны тулысынча үтәгән инде. 56 РФ субъекты үткән елгы күрсәткечне тулысынча башкарган. Тула (17,2%),  Саратов (22,2%) һәм Иванов (8,1%) өлкәләре 2016 ел планын түбән (30% ким) дәрәҗәдә башкарган. Амур өлкәсе белән Тува бу эшкә алынмаган да. Төзелеш министрлыгы, 1 сентябрьгә халыкны күчереп бетермәү куркынычы булганга, авария хәлендәге торак фондын бәяләү өчен, 33 төбәкне тикшергән, – Михаил Мень сүзләренчә, бүген Амур, Саратов, Иркутск өлкәләре, Приморье белән Тува аеруча артта бара. “Әгәр  төбәк 2017 елның 1 сентябренә кадәр халыкны күчерү эшен тулы күләмдә тәмамламаса, ул Торак-коммуналь хуҗалык фондына халыкны күчерү программасы өчен 2013 елдан башлап алынган барлык финанс ярдәмне кайтарырга тиеш булачак ”, - дип кисәтә министр.

Мень сөйләгәнчә, моның белән беррәттән, хакимияттәгеләр бюджет һәм бюджеттан тыш акчалар хисабына 2012 елдан соң аварияле хәлдә дип танылган фондтан халыкны күчерү буенча даими рәвештә эшләүче механизмны оештыру турында сөйләшә. Аның сүзләренчә, бу механизм инвесторларны авария хәлендәге торактан күчерүгә җәлеп итүгә, шулай ук арендалы торак мөмкинлекләреннән файдалануга юнәлдереләчәк. “Яңа авария хәлендәге” фонд мәйданнары тәмамланып килүче күчерү программасына эләккән мәйданнарга тиң. Ул 2017 ел башына 9,3 млн кв. метрга җиткән инде (2016 ел ахырына - 8,2 млн кв. м). Иң зур күләмнәр, дип өстиләр Торак-коммуналь хуҗалык фондында, Якутиядә, Пермь краенда, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында, шулай ук Самара өлкәсендә (графикны карагыз) теркәлгән – аларда барлыгы 2,3 млн кв. м артык торак, яки 2012 елдан  авария хәлендә дип табылган торакның чирегеннән артыгы исәпләнелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International