Быел Татарстанда 29 муниципаль гомумбелем бирү мәктәбен һәм 7 махсус коррекцион мәктәпне төзекләндерү планлаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы сүзләренчә, быел шулай ук өч мәктәп – Казанда, Яр Чаллыда һәм Арча районнарында – төзү планлаштырылган.
Ул искәртеп узганча, 2016 елда республикада дүрт яңа балалар бакчасы төзелде: берсе – Буа районында һәм өчесе – Казанда. 53 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Моннан тыш, үткән елда 8 муниципаль гомумбелем бирү мәктәбендә һәм 15 махсус коррекцион мәктәптә ремонт ясалды, өч мәктәп – Казанда, Яр Чаллыда һәм Теләче районнарында – төзелде. “Быел бу эшнең дәвам ителүе планлаштырылган”, – дип йомгак ясады министр урынбасары.