М.Мень: “Бурыч – елына бер кешегә берәр квадрат метрны гамәлгә кертү

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Узган елда торакны кулланышка кертү күләме кимеде, ләкин хакимият вәкилләре курыккан дәрәҗәдә үк түгел икән. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень әйтүенчә, шәхси торак йортлар секторы артта калган, ә  индустириаль йорт төзелеше шул ук күләмне саклаган. Министрның быелга якынча фаразы – 80 млн кв. метр, ә 2020 елда 100 млн кв. метрга ирешү бурыч булып тора. Төзүчеләргә ярдәм курсәтү юлы белән базарны турыдан-туры кызыксындырудан тыш, Төзелеш министрлыгының шәһәр төзелешенә кагылышлы яңа карарлары да әлеге бурычны хәл итәргә булыша. Асылда министрлык биш катлы йортларда яшәүчеләрне күчерү турындагы закон проекты өстендә эшләде, ул узган җомга көнне Дәүләт Думасына кертелгән. Бу документ, шул исәптән, торак төзелешен техник яктан җайга салуда башкала мэриясенә яңа хокуклар бирергә тиеш. Мень Мәскәүнең нинди вәкаләтләр алачагы, башка төбәкләрдә мондый проблема бармы һәм сатып алучыларның хәзерге көндә нинди торак сайлавы турында «Ведомости»га сөйләде.

Тулырак итеп: "Ведомости" газетасына бирелгән интервьюда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International