Татарстанның коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләрендә куллану өчен тәкъдим ителде. Бу хакта 10 мартта Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстанда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы дүләт хакимияте органнары вәкилләре, ТР Президенты Аппараты структур бүлекчәләре һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары башлыклары катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Утырышны ачканда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру эше барлык юнәлешләрдә дә алып барыла: тәрбия һәм юридик яктан агарту эшеннән башлап, дүләт хезмәткәрләре табышларының законлы булуына тикшерү үткәрүгә кадәр. Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада коррупция күренешләре белән очрашкан граданнарның саны тотрыклы рәвештә кимү күренеше күзәтелә. Әгәр дә 2009-2011 елларда һәр бишенче кеше (21%) мондый күренешләргә тарыса, бүген мондый очракларның саны ике мәртәбә кимегән (9,6%).
Тулырак итеп ТР ДТК инспекциясенең Коррупциягә каршы көрәш бюллетененың чираттагы чыгарылышында укыгыз:
http://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_892753.pdf