Россиянең Баш дәүләт экспертиза идарәсе 2017 елгы транспорт инфраструктурасы объектлары буенчапроект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү планына март ахырына кадәр төзәтмәләр кертәчәк. Бу хакта 10 мартта Россиянең Төзелеш министрлыгында булып узган эш кимәшмәсендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень хәбәр итте.
Михаил Мень искәртеп үткәнчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең Баш дәүләт экспертиза идарәсе тарафыннан 5 402 бәяләмә бирелгән. Шуларның 76 %ы – уңай һәм 24 %ы – тискәре. 2016 ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджет акчаларын янга калдыру күләме 296 миллиард сум тәшкил иткән.
Аның сүзләренә караганда, идарә экспертлары тарафыннан узган елда каралган проектларның якынча өчтән бер өлеше транспорт инфраструктурасы объектларына карый. Аерым алганда, 2016 елда автомобиль транспорты объектларының гомуми саныннан 14,6%ын тәшкил иткән 605 объект, тимер юл транспорты объектларының гомуми саныннан 7,2%ын тәшкил иткән 298 объект, һава транспорты объектларының гомуми саныннан 2,7%ын (2015 елда 3,2% карата) тәшкил иткән 114 объект буенча документация каралган.
"Транспорт һәм логистика инфраструктурасын үстерү илебезнең икътисадый үсешендәге драйверларының берсе булып тора. Барлык планлаштырылган проектларның вакытында тормышка ашырылуы аеруча мөһим", – диде Михаил Мень.
Киңәшмә барышында анда катнашучылар 2017 елда транспорт өлкәсендә планлаштырылган проектларга һәм проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрү барышында барлыкка килгән мәсьәләләр турында фикер алышты.
Идарә җитәкчесе Игорь Манылов сүзләренә караганда, һәр куелган мәсьәлә буенча һәм алар арасында булган транспорт инфраструктурасы объектларына капиталь ремонт үткәрү тәртибе, территориаль планлаштыру схемасын раслау, сирәк очрый торган бәяләрне куллану, модификацияләнгән проект документларын тану процедурасын гадиләштерү һ.б.мәсьәләләрне чишү буенча мөмкин булган вариантлар эшләнәчәк. "Безнең максат – ел ахырында безгә кабатланучанлыктан һәм ашыгучанлыктан качу мөмкинлеген бирә торган планлы-эзлекле рәвештә эшләүгә күчү", - дип,билгеләп үтте Идарә җитәкчесе. 2017 елда транспорт инфраструктурасыобъектлары проект документларына экспертизауздыру планына экспертларның барлык тәкъдимнәре дә кертеләчәк.