Шәһәр төзелеше тыңлауларын җәмәгатьчелекнең онлайн-фикер алышуына алыштырырга мөмкиннәр

2017 елның 14 марты, сишәмбе

РФ Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе шәһәр төзелешенә бәйле иҗтимагый тыңлауларны җәмәгатьчелек арасында интернетта да уздырыла ала торган фикер алышуларга алыштыруны күзалдында тоткан закон проектын хуплады, диелә Министрлар Кабинеты сайтындагы материалларда. 

Хәзерге вакытта законнар катнашучыларның үзләре килүен таләп итүче шәһәр төзелеше эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча иҗтимагый тыңлаулар уздыруны күзалдында тота, дип билгеләнелә Хөкүмәт материалларында.

РФ Шәһәр төзелеше кодексына әзерләнгән үзгәрешләр, аерым алганда, карала торган проектларны вәкаләтле орган сайтында, яки иҗтимагый фикер алышулар уздыру өчен билгеләнгән махсус сайтта, яки интернетка тоташкан төбәк мәгълүмат системасында урнаштыруны күз алдында тота. Шулай ук проектның физик экспозициясе уздырылачак, дип әйтелә материалларда.

Анда ачыклык кертелгәнчә, интернетка керү мөмкинлеге булмаган гражданнарга үз позициясен вәкаләтле орган адресына хат рәвешендә тәкъдимнәр һәм шелтәләр  юллау, шулай ук экспозициядә булучыларны исәпкә алу кенәгәсендә проектка бәйле фикерен чагылдыру мөмкинлеге биреләчәк.

Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларның барлык тәкъдимнәре һәм шелтәләре теркәлергә һәм мәҗбүри рәвештә каралырга тиеш, шулай ук алар ачык мәгълүмат чыганакларында урнаштырыла торган иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре турындагы йомгакта чагыла, дип билгеләнелә Министрлар кабинеты материалларында. 

Анда ассызыклап үтелгәнчә, закон проекты халыкның иҗтимагый фикер алышуларда катнашуын максималь рәвештә уңайлы итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International