Казанда яңа «Транснефть-Прикамье» АҖ бинасы ачылды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖнең яңа административ бинасын ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Транснефть» ХАҖ президенты Николай Токарев катнашты.

Объект төзелеше 2014 елның августында башланып, агымдагы елның февраль аенда тәмамланган. 20 мең 337 кв. м файдалы мәйданы булган бинада 551 бүлмә урнашкан,  шуларның иң мөһиме – территориаль диспетчерлык пункты. Ул Россиянең 11 субъекты территориясе буенча үтүче, гомуми озынлыгы 6 мең километрдан арткан 25 магистраль нефть үткәргечләре белән идарә итәргә мөмкинлек бирә.

Офис реаль вакытта аудио- һәм видеомәгълүмат белән алышу мөмкинлеге булган, бер-берсеннән читтә урнашкан ике һәм аннан да артыграк абонетларның интерактив хезмәттәшлек итүендә телекоммуникация технологиясе – видеоконференция бәйләнеше белән җиһазландырылган.

Шулай ук биредә 600дән артык эш урыны булдырылган. Бинада заманча тавыш һәм яктылык чаралары белән җиһазландырылган, 219 урынга исәпләнгән конференцияләр залы бар.

«Бүген бездә бәйрәм. Уникаль матур бина төзү турындагы хыялыбыз тормышка ашты. Ул Татарстан башкаласының бизәге булды һәм иң заманча идеяләрне үз эченә ала. Ышанам ки, “Транснефть-Прикамье” җәмгыятенең эш күрсәткечләре мондый уңайлы шартларда яхшырачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Компания хезмәткәрләрен Николай Токарев та яңа биналары белән тәбрикләде. «Җитди, озак вакытлы проектлар өстендә эш тәмамланганнан соң “Транснефть”тә соңгы елларда тантаналы вакыйгалар даими рәвештә булып тора. Предприятиенең уңышлары, күбесенчә, андагы белгечләрнең эшләү шартларына бәйле. Шунысы мөһим: алар уңайлы, мәйданчыклар заманча техника белән җиһазландырылган булырга тиеш.“Транснефть-Прикамье”ның яңа офисы бу таләпләргә җавап бирә. Һәм, әлбәттә, ул Казанның бизәге булачак», – дип билгеләп үтте ул.

«Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев яңа комплекс – 12 катлы һәм 5 катлы, ике блоктан гыйбарәт булган бина турында сөйләде. Проектны гамәлгә ашыру вакытында янәшәдәге территория төзекләндерелгән. «Югары күрсәткечле, заманча төзелеш материаллары кулланылды. Импортны алыштыруны без максат итеп куйдык, шуңа күрә, безнең илдә ясалган, шул исәптән Татарстанда җитештерелгән җиһазлар файдаланылды», – дип хәбәр итте ул.

Роберт Галиев сүзләренә караганда, проектны эшләүче –  «Уралтрубопроводстройпроект» ҖЧҖ (Уфа шәһәре), подрядчы оешма – «Кулонстрой» ЯАҖ.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының нигезен нефть сәнәгате тәшкил итүе хакында искәртте “Транснефть” – безнең стратегик партнер. Эш килешенгән, һәм бүген без күп детальләр турыңда фикер алыштык, алга таба хезмәттәшлек итү буенча зур планнар бар. “Транснефть-Прикамье” – салым түләүче, социаль проектларда катнашучы һәм эш урыннары булдыручы эре җәмгыять, – дип белдерде ул. – Бу бинада барлыкка килгән әйберләрнең барысы да, бөтен торбаүткәргеч системасының ышанычлылык дәрәҗәсен һәм эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәк».

Николай Токарев күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, гамәлгә ашырыла торган,  компания өчен өстенлекле проектларның берсе – “Төньяк 25” турында мәгълүмат җиткерде. Торбаүткәргеч “Кәләй” нефть суырту станциясен Түбән Каманың нефть эшкәртү заводына тоташтырачак.

Төзелеш план буенча бара. Бу ел дәвамында төп эшләр тәмамланыр һәм киләсе елда объектлар файдалануга тапшырылыр дип ышанабыз», – диде ул.

“Төньяк”проекты объектлары – бу, барыннан да элек, безнең Балтикадагы терминалларны тәэмин итүче һәм нефть күләмнәрен алыштыручы, яңа дизель ягулыгы эшләнмәләре күләме. Асылда, алга таба нефть торбасын дизель ягулыгын кабул итүгә Татарстаннан читтә яраклаштырачакбыз һәм шуннан гына агызачакбыз. Проект бик җитди. Әлбәттә, бер мизгелдә генә тормышка ашырып булмый, берничә этап каралган. Ул тәмамланганнан соң, безнең төньяк терминаллар 25 млн. тоннага якын дизель ягулыгы белән тәэмин ителәчәк», – дип сүзен тәмамлады "Транснефть" президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International