2024 елның 3 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды. Ул ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.
Конкурс комиссиясе составына Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, хокук эше һәм өлешле төзелешне тикшереп тору идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, конкурс комиссиясе секретаре С.Ю. Яковенко керде.
Кандидатларны бәяләү өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлеге баш киңәшчесе М.Д. Сөләйманов һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш производствосы технологияләре» кафедрасының бәйсез эксперт-доценты, техник фәннәр кандидаты А.Н. Богданов чакырылган иде.
Конкурс комиссиясе тарафыннан капиталь төзелеш объектлары төзелешенә һәм реконструкциясенә күзәтчелек буенча Көнчыгыш территориаль органга, юридик бүлеккә һәм ТР ДТК инспекциясе аппаратының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенә вакантлы вазыйфаларны биләүгә җиде кандидат каралды.