ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Казан шәһәре, Киров районы, «Салават Күпере-2» торак комплексы, Илһам Шакиров проспекты адресы буенча 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
218 нче «Яркий» балалар бакчасы төзелеше 2024 елның февралендә башланган. Кыска гына вакыт эчендә җир асты өлеше 4833 кв. м булган ике катлы бина төзелгән.
Бинаның беренче катында кечкенә яшьтәге алты төркем (1,5-3 яшь), азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, медицина блогы урнашкан. Бинаның икенче катында – 17 кешегә бер кече төркем (3-4 яшь), 20 һәм 17 кешегә ике әзерлек төркеме (6-7 яшь), һәркайсы 20 кешегә исәпләнгән ике урта төркем (4-5 яшь), 20 һәм 17 кешегә исәпләнгән ике өлкән төркем (5-6 яшь).
Шулай ук методика кабинеты, административ бүлмәләр, музыка һәм физкультура заллары бар. Вертикаль элемтә өч эчке баскыч шакмагы ярдәмендә башкарыла. Бинада аз хәрәкәтләнүче төркемнәр (МГН) өчен чаралар каралган.
Подвалда җылылык пунктының техник бүлмәләре, венткамералар, су үлчәү узелы, турыдан-туры урамга чыга торган насос бүлмәсе урнашкан.
Учреждение өчен уңайлы җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гомуми үстерү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да каралган. Территория төзекләндерелгән, уен мәйданчыклары урнаштырылган.
Балалар бакчасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.
Объектны төзүче – «Главстрой РТ» ДБУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектчылар – ТР «Татлизинг» ДУП. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Субподрядчы – «Таш» ТФ ҖЧҖ.