1 сентябрьгә Биектау авылында яңа мәктәп ачыла

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:

- Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше, аның территориясен төзекләндерү, мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алу.

Төзүче – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлеге башкарма комитеты.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ.

Яңа мәктәп «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International