Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2024 елның 8 сентябрендә Татарстанда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. Барлыгы 100 депутат сайланачак, шуларның 50се – бер мандатлы округлар буенча, анда һәр округ бер депутатны тәкъдим итә, тагын 50се – партия исемлекләре буенча.

Казанда сайлау бер мандатлы 16 округ буенча узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренә депутатлыкка кандидатлар исемлеген теркәгән. Алардан:

– «Гадел Россия – патриотлар – Татарстан Республикасында дөреслек өчен» партиясенең төбәк бүлекчәсендә – 44 кеше;

– «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә – 57 кеше;

– «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге – 23 кеше;

– «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе» – 6 кеше;

– «Яңа кешеләр»  – 44 кеше.

Казан шәһәренең бер мандатлы сайлау округларында Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу өчен 84 кандидат күрсәтелгән.

– КПРФ: 16;

– Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен: 16;

– ЛДПР: 16;

– Яңа кешеләр: 14;

– Бердәм Россия: 14;

– Башкалары: 8.

Казанлыларның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру өчен шәһәр территориясендә 463 сайлау участогы төзелгән, шул исәптән 28е – сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда.

Үз сайлау участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яки сылтама буенча табарга була.

► Үз сайлау участогыңны тап:

https://ukp.kzn.ru/prinyat-uchastie/proekty/vybory-deputatov-gosudarstvennogo-soveta-respubliki-tatarstan-2024/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International