Хөрмәтле Татарстан халкы, Казанда яшәүчеләр! Хезмәттәшләр, дуслар!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Әлеге төп дәүләт бәйрәме туган ягын яратып, үзеннән алда килгән шәхесләрнең җиңүләре һәм замандашларының казанышлары белән горурлана торган һәрбарча кешеләрне берләштерә.
Ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күп милләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә карата хөрмәт хисләре кичерү – безнең өчен мөһим кыйммәтләр.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм, бәхет, иминлек һәм һәр йортка тынычлык телим!
Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.Р. Нәҗмиев