Шигали авылында яңа «Балачак» балалар бакчасы төзелде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Шигали авылындагы «Балачак» балалар бакчасына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 220 урынга исәпләнгән. Аның өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Объект территориясе төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.

Төзүче – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Семиозерка авыл җирлеге башкарма комитеты.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ.

Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International