Кече Кабан авылында яңа «Самолётик» балалар бакчасы төзелде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кече Кабан авылындагы «Самолётик» балалар бакчасына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 260 урынга исәпләнгән. Аның өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Объект территориясе төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.

Төзүче – «Главстрой РТ» ДБУ.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Нео Строй» ҖЧҖ.

Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International