ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 23 маенда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен  «Цифрлы ликбез» проекты  презентацияләнде.


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең Яңа Савин районында Козин урамында, 3нче йортта ДМГның яңа медицина комплексы төзелде. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Толстой урамындагы 49В номерлы яңа торак йортны тикшерә башлады. Ул ТР Аксубай муниципаль районы, Аксубай штп. урын алган.


21
май, 2024 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең Яшьлек проспекты буенча 69 нчы микрорайон комплекслы төзелешенең 3 нче этабына күчмә тикшерү үткәрә. 69-41-1 номерлы (төзелеш номеры) яңа торак йорт тикшерелә.


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 20 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәрендә яңа 9 катлы йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Аңа мондый почта адресы бирелгән: Төзүчеләр проспекты, 38б йорт.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Вәли Нәҗмиев рәислегендә дүшәмбе көннәрендә уза торган чираттагы эшче киңәшмә  узды. Чарада аның урынбасарлары, территориаль органнар җитәкчеләре, республика ведомствосының бүлек башлыклары катнашты.


17
май, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз хезмәткәрләре арасында «Балалар күзлегеннән хезмәтне саклау» балалар рәсеме конкурсын үткәрде.


16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан республиканың Питрәч районы, Питрәч авылында урнашкан 2 нче номерлы бинаның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә ясалды. Объект Казан урамындагы биш катлы күпфатирлы торак йортлар комплексына керә. 


14
май, 2024 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Зеленодольск шәһәрендә урнашкан азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның универсаль склады»ның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

2024 елның 14-19 маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International