ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Толстой урамындагы 49В номерлы яңа торак йортны тикшерә башлады. Ул ТР Аксубай муниципаль районы, Аксубай штп. урын алган.
Тикшерелергә тиешле эшләр проект документациясенә ярашлы билгеләнгән. Инженерлык системаларын монтажлау, бизәкләү, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.
Йорт бинасы – кирпечтән, өч катлы, мәйданы – 786,10 кв. метр. Йортта 12 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 569,50 кв. метр тәшкил итә.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ.
Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.