Зеленодольскта тагын бер күпкатлы торак йорт төзелде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

2024 елның 20 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Зеленодольск шәһәрендә яңа 9 катлы йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Аңа мондый почта адресы бирелгән: Төзүчеләр проспекты, 38б йорт.

Йортта 105 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 5203,80 кв. м.

Торак төзелеше объектын төзүче булып  «Нью Хаус» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ тора.

Проектлаучы – «Профи» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Эверал» финанс төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International