Питрәч авылының Казан урамында яңа йорт төзелде

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан республиканың Питрәч районы, Питрәч авылында урнашкан 2 нче номерлы бинаның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә ясалды. Объект Казан урамындагы биш катлы күпфатирлы торак йортлар комплексына керә. 

Объектны төзүче һәм техник заказчы булып  «КУБ» ҖЧҖ махсуслаштырылган төзүче тора. Генераль проектлаучы – «АРХ концепт» ҖЧҖ. Подрядчы – «ПМК-1121» ҖЧҖ.

Йорт төзелеше 2022 елның сентябрендә башланган. Аның бинасы биш катлы, кирпечтән, гомуми мәйданы 6665 кв. метр тәшкил итә. Фундаменты – монолит тимер-бетон белән субайлар. Түбәсе тышкы яктан су агызу өчен оештырылган, ике яклы.

Фатирлар саны – 48, аларның гомуми мәйданы – 2712 кв. метр. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

Хәзерге вакытта Питрәч авылының Казан урамында 3 һәм 4 номерлы тагын ике корылма төзелә. Һәрбер торак йортта 60 фатир бар. Объектлар төзелешен тәмамлау һәм инспекциянең йомгаклау тикшерүләре агымдагы ел ахырында планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International