Чаллыда Яшьлек проспектында тагын бер яңа йорт тапшырыла

2024 елның 21 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең Яшьлек проспекты буенча 69 нчы микрорайон комплекслы төзелешенең 3 нче этабына күчмә тикшерү үткәрә. 69-41-1 номерлы (төзелеш номеры) яңа торак йорт тикшерелә.

Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.

Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.

Тышкы челтәрләре булган зур панельле бер подъездлы торак йорт төзелеше 2022 елның җәендә башланган. Андагы катлар саны – 18. Манара тибындагы бинаның мәйданы 13327 кв. метр тәшкил итә.

Киләчәктә яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 8732,90 кв. метр булган 179 фатир төзелгән. Шуларның бер бүлмәлеләре – 71, кухня урыны булган бер бүлмәлеләре – 37, ике бүлмәлеләре – 53, өч бүлмәлеләре – 18.

Төзүче, техник заказчы һәм генераль проектлаучы булып  «ДОМКОР» махсус төзүче ҖЧҖ катнаша. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 69-41-2 һәм 69-41-3 номерлы торак йортларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биргән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International