ТР ДТК инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин ТР Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә «Цифрлы ликбез» үткәрде

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 23 маенда ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен  «Цифрлы ликбез» проекты  презентацияләнде.

Урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар, шулай ук уку йорты педагоглары өчен «Цифрлы ликбез»ны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче  урынбасары И.Ф. Сафиуллин үткәрде.

Россиянең «Авито» интернет-сервисы һәм «Цифрлы икътисад» АКО Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифр министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектына старт бирде.

Укучылар өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык дәресләре илнең барлык төбәкләрендә уза. Алар Интернетта куркынычсыз килешүләр кагыйдәләренә багышланган.

Видеороликларның геройлары ышанычлы сатучыларны һәм товарларны ничек сайларга, платформа инструментлары аша куркынычсыз аралашырга, китертү хезмәтен ничек  рәсмиләштерергә, белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйлиләр, шулай ук интернет-килешүләр төзегәндә шәхси мәгълүматларны һәм акчаны саклау буенча киңәшләр бирәләр.

Проект укучыларның гомуми мәгълүмати куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, аларны Интернет киңлегендә дөрес тәртипкә өйрәтүгә юнәлдерелгән, бу халык арасында цифрлы грамоталылык күнекмәләрен арттыру буенча «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы максатларына туры килә.

► Видеороликларга сылтамалар:

- «Игъланнар урнаштыру кагыйдәләре» темасы буенча: https://cloud.mail.ru/public/sHwR/5bZCEGNYT;

- «Куркынычсыз сатып алулар» темасына: https://cloud.mail.ru/public/vx74/rFSWSBqrw.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International