Зеленодольскида азык төлек һәм азык төлек булмаган товарларның универсаль склады төзелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Зеленодольск шәһәрендә урнашкан азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның универсаль склады»ның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Бер катлы универсаль склад төзелеше 2023 елның язында башланган. Бинаның гомуми мәйданы 40978 кв. метр.

Йомгаклау тикшерүендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелешнең беренче этабын тикшерде. Контроль-күзәтчелек чарасы барышында складның 1нче блогы тикшерелде, аның мәйданы 20077,15 кв. метр тәшкил итә, шулай ук 212 кв. метр мәйданлы йөк транспорты КПП тикшерелде.

Объектны төзүче – «Зеленодольск-3 күмәртә-бүлү үзәге» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Сочи Девелопмент» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ЭГК-Проект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International